ӘХТӘМОВ Хәсән Бәдыйг улы (1925, Башкортстан АССРның Эстәрлетамак районы Аллагуват авылы, хәзер Васильевка поселогы - 30.5.1944, Румыния, Яссы шәһәре), Советлар Союзы Герое (13.9.1944, вафатыннан соң), рядовой. 1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә. 1944 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 857 нче укчылар полкы укчысы (52 нче армиянең 294 нче укчылар дивизиясе). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавияне азат итү сугышларында катнаша. Редиул-Алдей авылы (Яссы шәһәре тирәсендә) янындагы сугышта батырлык күрсәтә, 1944 нең 30 маенда граната б-н дошман танкына ташлана. Ленин ордены белән бүләкләнә.
Әдәбият: Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Кн. 3.