1928 нче елның 13 мартында (Кыз фамилиясендә калган) Саба районы Юлбат авылында туган. Әтисе Габделәхәт (Юлбат кешесе), әнисе Мофаззала (Килдебәк авылыннан). Нурия апа колхозчы гаиләсендә абыйсы Нурлыәхмәттән соң икенче бала булып дөньяга килә. 4 класс белем ала. 1941 елда әтиләре Донбас шәһәренә эшкә чыгып китә. Барып урнашкач, хатынын (Нурия апаның әнисе), һәм ике баласын да үзе белән Донбаска алып китә. Өч ай яшәгәннән соң, сугыш башлану турында хәбәр килә. Бөтен җирдә радио сөйли. Әниләре, иртүк уятып, сугыш хакында аңлата. “Ул көн хакында тыныч кына сөйләп тә булмый, елау, ыгы-зыгы иде,” -дип искә ала Нурия апа. Дошман инде якында гына, ул яшен тизлеге белән якыная. Халыкны мобилизацияләү башлана. Әтиләре аларны, Юлбатның Ногман исемле кешесенә ияртеп, туган якларына кайтарып җибәрә.Үзе шахтада эшләп кала, шуннан соң сугышка алына. Авылда Нурия апаларны буш өй каршы ала. Күченеп киткәч, бәрәңге дә утыртылмаган, ашарга ризыклары да булмый. Әниләре Мофаззала апаны 3 айга Апас районы Йомран авылына окоп казырга чыгарып җибәрәләр. 13 яшьлек Нурия апа, 14 яшьлек Нурлыәхмәт абый өйдә берүзләре генә калалар. Нурлыәхмәт абыйсын иртәнге якта Сатыштан почта алып менү эшенә, аннан соң тегермәнгә исәпләү эшенә куялар. Ә Нурия апа кышын тегермәндә ашлык суктыруда эшли. Яз җиткәч, кара көзгә кадәр басу эшендә эшлиләр, кыш көне яңадан ашлык сугу (молотилкага башак биреп торалар) эшендә эшләвен дәвам итә. 15 яшендә абыйсын Магнитогорскига трудармиягә алалар. Нурия апаларны үзләре кебек 14-15 яшьлек кызларны, Яшел Үзән шәһәреннән 150 км ераклыктагы заводта (ФЗӨ) станок артына бастыралар. Балаларга аз булса да ашату була. Бер эш артыннан икенчесе башланып кына тора. Октябрь – март айларында урман кисү башлана. Яшь кенә кыз балалар, авырлыкларга түзә - түзә, бик тырышып эшлиләр. Март аенда урман кисүнең иң авыр вакыты: вагон төяү башлана. 3 метрлы агачларны җилкәләренә китереп салалар. Агачларны вагонга алып барганчы хәйран гына ара барырга кирәк. Әкрен булырга ярамый, ачуланалар. “Вагонннар күпме килсә, шуның кадәр төяргә кирәк,” - ди Нурия апа. Әтиләре сугыштан яраланып кайта, бераз савыккач, яңадан трудармиягә алалар. Сугыш беткәнче, Мурманскида әсирләргә урман кистерүдә эшли. Сугыш бетте дигән хәбәрне авылда ишетәләр, шатлыклы мизгелләр кичерәләр. Җиңү бәйрәмен чишмә буенда, зур казан белән ботка пешереп бәйрәм ясыйлар. Сугыштан соң да авыр хезмәт дәвам итә. Тенекидән Сабага кадәр юл төзүдә, Мамалай күперен эшләүдә, Кукмара, Балыклы районнарында юл төзүдә эшлиләр. Кичке уеннарга чыгалар. Сайфуллина Гүзәлләр нигезендә клуб була, шул клубта төрле уеннар уйныйлар. 1960 елда Сәет абый армиядән кайта. 1961 елда Рахматуллин Сәет абый белән никах укыталар. Уллары Илфир дөньяга килә. Нурия апа гомер буе колхозда эшли. Плугар (трактор артында суканың тирәнлеген карап йөрүче), комбайн ярдәмчесе булып та, кыр эшләрендә дә эшли Нурия апа. Бүгенге көндә Сәет абый белән уллары Илфир, киленнәре Гөлназ тәрбиясендә тигез гомер кичерәләр. Нурия апа үзенә бирелгән медальләрен, мактау кәгазьләрен еш кулына ала. Менә алар: Тыл ветераны, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен”, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60. 70 еллык юбилей медальләре. Нурия апа туар көннәрнең тыныч булуын тели. Яшь буын алар күргән авырлыкларны күрмәсеннәр дигән теләк белән яши. Без яшь буын исә, әлеге ветераннар белән горурланып яшәргә тиешбез.