Хусаинова Фарида Ахметовна
Хусаинова Фарида Ахметовна Кукмара районы Мэчкэрэ авылында туа. Гаиләдә 5 бала үсә. Мәчкәрә мәктәбендә 7 класс белем ала.1939 нчы елның 9 августында Мәмәширдә медсестра булып эшли башлый. 1941нче елда аны әтисе фронтка озата. Сугышның 16 нчы көнендә яралы сугышчыларны Казанның Авыл хуҗалыгы институтында кабул итәләр.Ул монда операция сестрасы булып эшли. Фәридә апаны һәм башка табибларны поезд вагонына төяп Сталининградка алып китәләр. Аңа Харьков фронтында да булырга ' туры килә. Украинаның башкаласы Киев шәһәрен азат итүдә катнаша.Фәридә апа:" Дәвалый торган авырулар саны 460 сугышчы иде"- дип искә ала. Җиңү көнен ул Киев шәһәрендә каршылый.
Фәридә апа туган ягына 1945 нче елның 25 нче декабрендә кайтып төшә. 1946нчы
елның 1 нче гыйнвареннан Кукмара больницасында операция сестрасы булып
эшли башлый. 1949 нчы елның 5 нче декабрендә Кнәбашның уңган егете Талип
белән гаилә корып җибәрәләр.4 бала тәрбияләп үстерәләр. 1950 нче елның башыннан Кнәбаш авылында фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыга .