Әни 1923 елның 3 сентябрендә Саба районы Урта Саба авылында Хисаметдинов Гыйльметдин һәм Фәхретдинова Гайникамал семьясында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда Казан педагогия училищесына читтән торып укырга керә. 1938 елда Йосыф - Алан авылына башлангыч мәктәпкә укытучы итеп билгеләнә һәм бу авылда торып укыта башлый. 1946 елның август аенда Йосыф - Алан егете Хуҗин Гәбдрәфыйкка кияүгә чыга. Бер - бер артлы 4 бала дөньяга килә: 3 кыз, 1 малай. Һәрберебез тормышта үз юлын тапты. Әни укыта башлаганда, Саба авылыннан булган Әхмәт Ногманович Ногманов белән бергә эшлиләр. Әти ул елларда бик көчле председатель була. Шуңа күрә аны иң артта калган колхозларны алга бастырырга җибәрәләр. Шуңа күрә без гаилә белән гел күчеп йөрергә мәҗбүр булдык. Әни Юлбат, Тенеки, Урта Нырты мәктәпләрендә укытты. 1958 елда без кире Урта Ныртыдан Йосыф - Аланга кайтып, әтиләрнең төп йортын төзекләндереп, шунда тора башладык. Әни бу вакытта Хөсәенова Халисә апа белән эшли башлады. 1959 елда энем туды һәм ул бер ел декрет ялында булды. Халисә апа пенсиягә киткәч, Хатипова Шәфига апа белән эшләделәр. Әни бик намуслы, акыллы укытучы иде. Әни сугыш башлангач, Саба районыннан, берничә кыз белән, язылып сугышка киткәннәр. Әнинең әтисе аны Шәмәрдән вокзалына ат белән озата менгән һәм әйткән: “ И, кызым, сине генә туйдырырга көчебез җитмәс дисеңмени, ач итмәс идек, китмә,” - дип елап озатып калган. Әни Мәскәүдә комиссия үтә алмаган һәм исән - имин авылга әйләнеп кайткан. Менә шундый батыр кыз булган ул. 1978 елда лаеклы ялга чыкты. 43 ел буе укытучы булып эшләде. Эш дәверендә мәктәпнең завучы да булды. Хәзерге көндә әнигә 93 яшь, без аны әти өчен салып бирелгән, яңа өйдә 3 кызы кадерләп, тәрбияләп торабыз. Йосыф - Алан авылында гомер итә. Әниебез бик сабыр, һәм түземле, безгә гел рәхмәтләр генә укып тора. Әтиебез дә бик гадел, акыллы тырыш кеше иде. Тыл ветераны. “Полный ковалер Красной звезды” ордены, 1995 елда “1941- 45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнде. Без, аларның балалары, әти белән әнигә безне дөньяга тудырган һәм кеше итеп үстергән, тормышта үз юлыбызны табарга өйрәткәннәре өчен, гомер буе рәхмәтлебез. Кызы Фирдәвес апа сөйләгәннәрдән.