Хуҗина Маһинур Шәмси кызы 1931 елда Саба районы Байлар Сабасы авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып туа. Әтисе Шәмсемөхәммәт, әнисе Биби колхозчы булып эшләгәннәр. Гаиләдә 3 бала туа. Сугышка кадәр, дусты әләкләп, Маһинурның әтисен Колыма шәһәренә алтын эзләргә җибәләр. Сугыш бетеп сигез ел үткәч кенә ул өенә әйләнеп кайта. Гаилэдэ тагы 4 бала дэ булла.
Әтисе Колыма шәһәрендә булганда гаилә авыр тормышта яши. Киенергә киемнәре булмаган, кычыткан, алабута һәм черек бәрәңге ашаганнар. Сугыштан соң тормышлары тагын да авырлашкан. Эшләгән көннәре өчен хезмәт хакы түләмәгәннәр, көн өчен генә эшләгәннәр. Маһинур апа биш классны укыганнан соң унике яшеннән колхозда эшли башлый. Җәй көне көндез басуда чүп утаганнар, ә кич белән кычытканнан силос ясап сыерларга биргәннәр.Төне буе әниләренә йон бияләй, носки бәйләргә булышканнар. Сугыш елларын бик авыр кичерәләр.
Утыз биш ел колхозда төрле эш башкара, ялга чыгар алдыннан сыер савучы булып эшли. 1986 нчы елда эшләп ялга чыга.
Егерме биш яшендә Миннәхмәт исемле егет белән тормыш корып җибәрә. 1957 нче елда беренче баласы туа. Ире белән озак яши алмыйлар. Ул юл һәлакәтендә вафат була.1973 нче елда кабат икенче тапкыр Фәрит исемле егеткә кияүгә чыга. Аның белән егерме ел бергә тормыш корып яшиләр.
Хәзерге вакытта Маһинур апа Байлар Сабасында Завод урамында оныгы Сабитова Алсу Рифат кызы белән яши. “Тыл ветераны” медале белән бүләкләнә.