Хәйдаров Галимҗан Хәйдар улы 1912 елның 15 маенда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 352нче укчы дивизиясендә старшина була. 1997 елның 2 сентябрендә вафат.
