Йөз еллык гомер – язмыштан бүләк
Җәйнең беренче ае июньдә Базарлы Матакта яшәүче Миннафа әби Хәйретдиновага йөз яшь тулды.Аны шундый абруйлы,олы юбилее белән балалары һәм оныклары гына түгел, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре,ветераннар оешмаларынын район советы вәкилләре дә котлады.Шулай итеп Миннафа әби гомеренең бер гасырлык чиген үткән дүртенче райондашыбыз булды. Әйе, бүген Әлки җирендә 100 яше тулып узган әби һәм бер бабай яши. Һәркем күнеленә хуш килерлек факт бит бу!
Озак яшәүнең сере нидә? Кем белә аны. Галимнәр сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану кебек сәбәпләрне дәлил итеп китерәләр. Әмма тормыш боларны еш кына кире кагып тора шул. Менә Миннафа әбинең язмышы да шуны раслый. Бер генә дә ансат булмаган аның гомер юлы, яшәү рәвеше сәламәт булса да, шартлары гаять кырыс булып чыккан.
Әти-әнием Татар Суксуыннан булганнар, белмим, өйләнешүгәме, бераз алданракмы, Әстерханга күчеп киткән булганнар. Мин шунда туганмын, гомер юлы турындагы хикәясен шулай башлады йөз яшьлек әбием.
Әти-әнисенең беренче баласы, кадерле кызчыгы булып иркәләнеп кенә үсәсе иде дә бит, язмаган икән шул, Миннафага өч яшь тулгач, яшь ана якты дөнья белән хушлаша. Кечкенә бала белән ялгыз калган ата авылдан әнисен чакыртып ала. Әмма үзенең дә гомере чикләнгән булган бит, тиздән кызчык әтисез дә кала : «Мин аны төштә күргәндәй генә булдым»,-ди ул буген.Дәү әнисе нишләсен, ятимне алып кире Суксуга кайтып китә. Илдә чыпчык үлми, туган якта ничек тә көн итәрбез, дип уйлый ул.
Ятимлек җиле бер кагылгач, көзге янгырдай бәйләнә икән адәм башына. Миннафа белән дә нәкъ шулай килеп чыга: тиздән аның әбисе дә үлеп китә. Ятим кызны бер гаилә асрауга ала.
Яңа әтием Фәйзетдин дә, әнием Минзифа да бик әйбәт кешеләр иде, мин аларны яраттым, баштан ук әти- әни дип әйттем. Кызганыч Минзифа әнием гомерле генә булмады, бала таба алмыйча үлеп китте, мескенем. Әти, балаларына әйбәт әни булыр дип өметләнеп, авылдан бер ятимәне хатынлыкка алды. Бу инде колхозлашу еллары иде, безнең таза матур тормышыбызны пыр туздырып ыргыттылар – ат- сыерны,сарыкларны төяп алып
киттеләр, шуның өстенә өебездән дә куып чыгардылар. Авылдагы сәләмә генә бер өйгә урнашып яши башладык. Яңа әни бик коры холыклы булып чыкты, безне –үги балаларны яратмады. Әтине урман кисәргә җибәргәч, мине өйдән ук куып чыгарды, -дип исенә төшерә әбекәй. Ул вакытлардан бирле бик күп еллар үткән инде, аның күнелендә үги ананың бу галәмәтенә карата рәнҗү дә,үпкә дә калмаган.
Шулай ятимлек ачысын тулысынча татып, йорттан-йортка,гаиләдән-гаиләгә күчеп үсеп җитә Миннафа, эшли башлый. Ә буй җиткән кызның язмышы билгеле инде - аны тормышлы итәргә кирәк.
Берчак шулай авылга Салманнан берәү килгән, өч балалы ир икән, бер хатынын аерган булган, берсе үлгән, өченчегә хатын эзли икән. Урамда тилмереп йөргәнче дип, шуна димләделәр дә мине, арбасына утыртып та җибәрделәр,- дип сабыр гына елмая Миннафа әби.
Иртә унмаса - кич унмас, кич унмаса - хич унмас,- диләр бит әле. Миннафаның гаилә тормышы да шулайрак булып чыга шул: беренче баласы ун айлык чагында үлеп китә. Авылда бит әле иренен аерылгын хатыны да яшәп ята икән, һәм ул яшь гаиләнең тынычлыгын бозу өчен барысын да эшли.
Икенче баламны иртәгә табам дигән көнне мине өемнән куып чыгардылар, ирем шул хатыннын алып кайткан, - ди Миннафа әби тыныч кына. Әйтерсең, гадәти бер нәрсә турында сөйли.
Ир бала таба ул, Әсхәт дип исем куша. Балага өч ай булганда аны Баллыкүлдән Мияссәр исемле бер иргә димлиләр. Ниһаять, язмыш аңа да якты йөзен күрсәтеп ала: бергә егерме өч ел гомер итәләр, тырышып-тырмашып йорт җиткерәләр, мал туплыйлар, балалар табып үстерәләр. «Ир дә ,хатын да булырга туры килде мина, Мияссәремнең холкы йомшаграк иде»,- ди әби.
Үз гомерендә сигез бала таба Миннафа, шуның өстендә бер көн дә калдырмый колхоз эшенә йөри. Синең сабыең кечкенә,балаларыҗ күп, дип беркем дә кызганып тормый, колхозчы икәнсең - эшлә әйдә ! Кечкенә генә гәүдәле Миннафага Ходай бик зур түземлелек, чиксез сабырлык , тырышлык һәм үҗәтлек биргән, ә кырыс язмышы бу сыйфатларны тагын да ныгыткан , үстергән.
Югыйсә, өч яшеннән ятим калып ,шуннан соң әллә ничә тапкыр якын кешеләрен югалту ачысын татыган ( бүгенге көндә сигез баласының өчесе генә исән аның , биш баласын җирләгән бит ул!),шулай булса да ачык йөзле, киң күнелле, кешеләргә карата мөлаем, ярдәмле булып кала белгән бит Миннафа апа, күңеле катыланмаган.
- Әниебезнең гомере шундый озын булуы безнең өчен зур бәхет. Без моңа бер дә гаҗәпләнмибез. Ул үз гомерендә беркемне рәнҗетмәде, сүз йөртмәде, акыллы, сабыр булды, шуның өстенә күпме кайгы кичерде ул! Вакытсыз үлгән әти-әнисенең, туганнарының, сабый килеш үлеп киткән нарасыйларының гомерләреннән дә өлеш чыгаргандыр аңа ходай, -ди Миннафа апаның кызы, инде үзе дә күптән дәү әни булырга өлгергән Разия апа.
Йөз яшьлек әбиебез әле сәламәтлегенә бер дә зарланмый, үзен-үзе карый, тәмле итеп ашын да пешерә, өен дә чиста тота,кайткан-киткән оныкларын(Мәскәү һәм Казанда яшәүче уллары, аларның балалары)каршы ала,озата… Әбекәй биш вакыт намазын да калдырмый, дини китаплар да укый ( вакытында белем алырга туры килми аңа, хәреф танырга, укырга кызы 1 класска кергәч аның белән бергәләп өйрәнә ул. )
Менә шундый ул, безнең йөз яшьлек әбиебез. Кабатлап әйтәм: арабызда шундый озын гомерле кешеләр булу һәрберебез өчен дә шатлык, горурлык. Алар хәркемгә «бәлки әле мина да йөз яшькә җитәргә язгандыр» дигән өмет бүләк итәләр бит. Шуңа күрә кадерләрен белик аларның.
Л.Әхмәтшина.
Әлки хәбәрләре 2006 №75.