Хәйруллина Газелбану Хисматулла кызы
Хатын-кыз һәм сугыш. Бер-берсенә һич кенә дә туры килми, яраша алмый торган капма-каршы төшенчәләр. Хатын-кыз – ана булырга яратылган зат, ул яңа кеше тудыручы, яшәүнең башлангычы аңарда. Аның йөрәк җылысы, назлы куллары, нәфислеге һәм мәрхәмәтлеге... һәм... сугыш гөрелтесе, бомбалар, ядрәләр, кан, үлем... Болар янәшә, халыклар язмышы кыл өстендә калган елларда хатын-кызлар да битараф булып калмадылар. Йөзләрчә, меңнәрчә хатын-кызларыбыз бу сугышта катнашты, аларның кайнар каннары коелды һәм бик күпләре газиз гомерләрен бирделәр.
Шундый йөз, меңнәрнең берсе Илмәт авылы кызы Хәйруллина Газелбану турында берничә сүз.
Хәйруллина Газелбану Хисмәтуллина кызы 1924 елда Илмәт авылында туа. Атасы Хисмәтулла агай 1914 елгы Герман сугышыннан поляк кызына өйләнеп кайта һәм алар өч кыз үстерәләр. Олы кызлары Газелбану мәктәптә 7 ел укыганнан соң Алабуга фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый һәм 1941 елның июнендә сугышка китә. Украинада хәрби фельдшер булып яраларны дәвалый. Немецлар туган илнең изге җирен таптыйлар, шәһәрләрне бомбага тоталар, авылларны яндыралар, кешеләрне әсирлеккә алалар, Германиягә озаталар.
Шушы мәхшәрдә әсирлеккә эләгү куркынычы тугач, өч шәфкать туташы Дон елгасының бозлы суын аркылы йөзеп чыгалар. Нәтиҗәсе – үпкә шеше, туберкулез. Бу зәхмәт яшь организмны тиз какшата, илгә кайткач та Газелбану чирдән мантый алмый, 1949 елда 25 яшендә вафат була.
Илмәт авылының сылу кызы, асыл зат яхшы тормыш күрә алмый, ана булу бәхетеннән мәхрүм булып, дөньядан китә.
Илмәтлеләр әле дә булса гүзәлнең якты образын күңелләрдә саклыйлар.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.