Нурания апа 1932 елның 29 апрелендә Әлки районы Түбән Әлки авылында туган. Урта белемне ул Алпар мәктәбендә алган.Яшьүсмер чагында төрле эшләрдә эшләгән. “Клуб мөдире дә булып эшләдем”, - дип искә ала ул үзенең яшь чакларын. 1950 елда Рәхим Хәниф улына тормышка чыга. Рәхим абый хәрби кеше була, шуңа күрә аларга күченеп китәргә туры килә. Тормыш юллары аларны тагын туган якларга алып кайта. Монда алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Нурания апа күп еллар “Сельхозтехника” оешмасында диспетчер булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә. “Эшемне зурладылар, хөрмәт иттеләр, 9 данә медалем бар, яхшы эшләгәнем өчен, хөкүмәтебез пенсиясен дә биреп тора”, - ди Нурания апа шатланып.
( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).