1924 нче елның 5 нче апрелендә Келәнче авылында туа. Ватан сугышы башланганда ул 9 нчы классны тәмамлый. Үзе теләп фронтка китә. 1943 нче елда Подольск пехота училищесын тәмамлый. 1944 нче елның гыйнвар аенда 212 нче укчы дивизиясенә килә. Аңа автоматчылар взводын ышанып тапшыралар.
1943 нче елның 11 июлендә Курск дугасында каты яралана. 212 нче укчы дивизиясендә 1944 нче елның февраленә кадәр була. Аның сугышчылары Заречьеда, Кобринда, Бресста булалар.
1944 нче елның 18 нче июлендә кабат яралана һәм Днепродержинский шәһәрендә дәвалана. Терелгәч, Латвияне азат итүдә катнаша, тагын яраланганнан соң, 1945 нче елның гынварендә 144 укчы запас полкка җибәрелә.
Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Александр Невский орденнары белән бүләкләнә.