Туган көне,ае, елы: 14.10.1934.
Туган урыны: Саба районы Язлы Арташ авылы.Яшәү урыны: Саба районы Язлы Арташ авылы.Ибатуллина Маһинур Гатиятулла кызы 1934 елның 14 октябрендә Саба районы Язлы Арташ авылында туа.Әтисе Галимуллин Гатият инвалид булу сәбәпле сугышта катнашмаган.
Маһинур апа 1952 елларда Язлы- Арташ фермасында дуңгызлар карый. 1954-55 елларда Шуранда урман кисүдә катнаша. Шураннан кайткач кабат фермада эшли. Авылдашы Ибатуллин Зиннәтулла белән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Маһинур апа пенсиягә кадәр Арташ совхозында эшли.