Ибатуллина Шәһәрзифа Хөрмәтулла кызы 1925 елның 6 гыйнварында Арча районы Курса Почмак авылында туган.Яшь вакытында колхозда яшелчә үстерүдә, соңыннан ат җигеп почтада эшләгән. Берүзе Арчадан почта ташыган. Сугыш башланганда Шәһәрзифа 16 яшьлек кыз бала була. Сугыш чорында нинди генә эшләр эшләргә туры килми Шәһәрзифа апага. Урманын да кискән, ташыган, сабан сөргән, тырмалаган, трейдер белән ашлык тарткан, үгез җигеп эшләгән, бер эштә калмаган. “Ашарга булмагач, солы кибәгеннән аш пешерә идек”- ди ул.
Сугыштан соңгы елларны да басуларда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бил бөккән ул, ләкин беркайчанда тормыш авырлыгыннан зарланмады.
Балалар белән шаулап торган йортны, карты белән икесенең мәшәкать тулы көннәрен сагынып искә ала Шәһәрзифа апа. Балалары хәзер барсы да башлы-күзле, үз тормышлары белән гомер итәләр.
“Тормышның ачысын да, төчесен дә бик күп күрдек. Ходайга шөкер! Шушы матур тормышка сокланып яшим”, – ди Шаһәрзифа әби.
Хәзерге вакытта Шәһәрзифа апа Шәмәрдән авылында кызы тәрбиясендә көн күрә.