Ибраева Сания Фәтхетдин кызы 1931 елның 20 мартында Курсабаш авылында туа.ИбраеваСания Фәтхетдин кызы 1931 елның 20 мартында Курсабаш авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе - Фәтхетдин абый, әнисе - Сәйдә апа да шушы авылда гомер иткәннәр. Сания апа 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Лабагрейкада көлтә кага,урак та ура, бәрәңге төпләрен дә өяләр. Кыскасы иң авыр эшләрне башкаралар. Язын арба тартып Балтачка семена алырга баралар. Сугыш вакытында ачтан үлмәс өчен басудан черек бәрәңге, алабута җыеп ашыйлар. Арчадан барда ташыйлар.Аркаларына 20 кг икмәкне асып Шәмәрдәнгә тегермәнгә он тартырга алып менәләр.
Кияүгә шушы авыл егете Ибраев Гәбтрәшимгә чыга, төп йортта торалар. Аларның 5 балалары туа. Ләкин бер балалары кечкенә вакытта ук басуда борчак ашап үлә. Сания апа пенсиягә колхозда эшләп чыга .
Сугыш чорында күрсәткән хезмәтләре өчен Җиңүнең 50,60,65,70 еллыгы медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ул улы Газинур абый белән Курсабаш авылында тора.