1926 нчы елда, Келәнче авылында туа. 1944 нче елда армиягә китә. Миниск шәһәренә килеп җиткәч, тимер юл батальонына билгелилэр. Брянск һәм Калуга өлкәсендә тимер юл салалар, кыскасы җимерелгән поезд юлларын төзекләндерәләр. Җиңү көнен тимер юлларны төзекләндергәндә ишетә. Шушы хезмәттә 1950 нче елга кадәр эшли һәм ноябрь аенда туган авылына әйләнеп кайта. Шул ук елны авыл кызы Әхмәтҗанова Галия белән тормыш корып җибәрәләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Колхозда терлекләр карый, җәйләрен көтү көтә. Тырыш хезмәте өчен колхозның Мактау тактасына рәсеме куела һәм отчет җыелышларда кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Авылның мөхтәрәм карты, акыллы сүзләре, киңәшләре белән кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.