Ибраһимов Әгъзам Мингалим улы 1920 елда Түбән Әлки авылында туган. 1941 елның 3 маенда армия сафларына алына.
1941 елның 22 июнендә ил чигендә хезмәт итә торган чагы була. Белосток шәһәрендә беренче сугышка керә.
Немец-фашист илбасарларының бик көчле кысуы сәбәпле, Кызыл Армия гаскәрләре Белосток шәһәрен калдырып, чигенергә мәҗбүр булалар.
Әгъзам Мингалим улы авыр яраланып, Орел шәһәрендә госпитальгә эләгә. Немецлар госпитальне дә бомбага тоталар һәм яралыларны Вольск шәһәренә озаталар.
Бераз дәваланып, аягына баскач, кабат яралана.
Прокопьевск шәһәрендә госпитальдә ятып чыккан соң, ул Орлов өлкәсенә озатыла һәм шунда хәрәкәттәге армиягә кушыла.
Әгъзам Ибраһимов “Батырлык өчен” медале һәм башка хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән.
Дүрт тапкыр авыр яраланган Әгъзам Мингалим улының башында хәзер дә снаряд кыйпылчыгы “яши”.
1945 елда сугышны Прага шәһәрендә төгәлләп, туган авылына кайта.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.