Тыл ветераны Ибраһимова Шәргия Ибраһим кызы 1931 нче елның 7 нче июнендә Татар Икшермәсендә туган.
Ибраһимова Шәргия Ибраһим кызына сугыш башланганда 10 яшьтә була. 7 класс белемле.
Сугыш башлану хәбәрен әти-әнисеннән ишетә.
Сугыш… Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә –төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул. Тавышы калтыранып китә, тонык күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге, буразна булып сызылган тирән җыерчыклр эченә кереп югала.
Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, төшләренә кереп җәфалаган сугыш еллары турында сөйләү: “Сугыш башланганчы тормыш әйбәт иде, ашарга да булды. Сугыш вакытында укыдык та, укудан соң эшләдек. Чүп утарга, башак җыярга, кар яуганчы җитен йолкырга йөрдек. Мәктәптән соң урманнан утын ташыдык, тирес түктек, урак уруларга, көлтә бәйләүләргә йөрдек. Эштән төнге 12 ләрдә генә кайта идек. Уку калдырмадык. Сугыш вакытында китап дәфтәрләр бетте, гәҗитләргә, иске китап кырыйларына яздык. Җәй җиткәч, көздән калган бәрәңгеләрне җыеп алып кайтып күмәч пешердек. Керосин булмады, чыра яндырып ашадык, укыдык. Алабута, кычыткан җыеп тамак туйдырдык. Хезмәт көненә эшләдек, ипи күрмәдек. Фронтка кием-салым, икмәк җыюга да зур өлеш керттек. Бәрәңге киптереп тапшырдык,тәрәзә төбенә утырып ай яктысында биялщй, оекбаш бәйләдек. 50 нче елларда гына ипи ашый башладык, тамак туя башладык. Сугыштан соң колхозда эшләдем, 5 ел фермада эшләгәннән соң, 1966 нчы елдан бригадир-учетчик булдым. 1986 нчы елдан пенсиядә. Иптәшем Исрафил белән 3 кыз тәрбияләп үстердек. 5 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Бүгенге көндә кызым Зәмфирә тәрбиясендә яшим.