1932 елның 13 июнендә Юлбат авылында крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Юлбат мәктәбендә дүртьеллык башлангыч белем ала. Сатыш җидееллык мәктәбендә җиде класс белем алып, укуын тәмамлый. “Бик авыр чорга туры килде безнең балачак. Ашарга җитмәү, өскә кием булмау үзәкләргә үтте,” - дип сөйли Мөдәрис абый. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. Яшь булуга да карамастан, басуда башак җыйган, ат белән тырма тырмалаган, төнлә ат көтүе көткән. Шәмсетдин бабайга ашлык чәчү өчен, таш белән алдан межа ясап йөрдем, - дип искә ала ул. Сугыш башланган дигән хәбәрне күршесе әтисенә әйткәндә ишеткән. Сугыш сүзен бик аңлап җиткермәсә дә, әтисенең йөзеннән куркыныч хәбәр икәнен аңлап алган. Бөек Ватан сугышына әтисе, Шәйхулла һәм Кәшфулла абыйлары киткән. Әтисенең күңеле сизенгәндәй, башка кайта алмам дип саубуллашып киткән. Ул Мәскәү астында үлеп кала. Шәйхулла абыйсы контузия алып кайта, ә Кәшфулла абыйсына бары сигез елдан соң гына туган ягына әйләнеп кайту насыйп була. Бәләкәй генә булса да, аларга да норма үтәү булган. Норма 50 көн. Норма үтәлмәгәндә, налог түләткәннәр. Нормаларын үтәсәләр, вика оны биргәннәр. Онны өйгә кайтканчы ялап бетерә идем, ди. 1948 елда Сатышта сложный молотилка белән сукканда, ярдәмче булып йөргән. 1949 елда “Саба” колхозында “У-2” тракторында эшләгән. Шул ук елны Арча районы “Үрнәк” колхозына тракторчылар курсында укып, тракторчы кенәгәсе алган. Аннан кайткач, Хатмулла, Миңлебай абыйлар белән ДТ – 54 тракторында эшләгән. Мөдәрис абыйның Совет Армиясе сафларына алынуы да бик кызыклы була. Төнге сменадан эштән кайтып яткан гына булган, повесткага менәргә дип хәбәр килгән. 1951 елның 1 октябрендә Армия сафларына алына. Украинада һава пехотасында 3 ел хезмәт итә. 1954 елның октябрендә илгә булган бурычын үтәп туган авылына кайта. 1955 елның 27 мартында Мәртен авылының Рәшидә исемле кызы белән тормыш корып җибәрәләр. Ике кыз, 1 ул үстерәләр. Балаларының барсыда үз гаиләләре белән тигез, матур гомер итәләр. 1965 елга кадәр “Ворошилов” исемендәге колхозда тракторчы булып, пенсиягә чыкканчы “Искра” колхозында тегермәнче булып эшли. 1992 елдан лаеклы ялда. Хәзерге вакытта Юлбат авылында яши. Тыл ветераны. 1977 елда “Почет билгесе” ордены, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” ,“В.И.Ленинның 100 еллык юбилее” медальләре белән бүләкләнә.