1932 елның 14 августында Мәртен авылында туа. Гаиләдә дүртенче бала була. Дүрт класс белеме бар. Аның да балачагы бик авыр елларга туры килгән. “Елның нинди вакыты булуына карамастан, көне-төне агач кисүләр, язын чит авыллардан җәяүләп симәнә ашлык ташулар, ачлы-туклы килеш колхоз эшендә бил бөгүләр – барысы үтте минем баштан. Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Урамдагы мәче борчагы, кычыткан, кузгалак, балтырган җитмәде авыл кешесенә. Барсын ашадык. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык булды. Арыш-бодайның һәр бөртеге бик кадерле иде бит. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронтка озатылды. 200- 300 грамм ашлык алган өчен төрмә җәзасы яный иде бу елларда”, - дип башлап җибәрде ул. Әйе, авылда карт – коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт, авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, алар тылда әниләре белән үзләрен аямыйча эшләгәннәр. “Сугыш башланган дигән хәбәрне кемнән ишеткәнемне әйтә алмыйм. Ләкин ул елны басуда ашлыклар, урган учмалар калды. Чөнки эшче көчләр җитмәде. Әтиләр, абыйлар сугышка китте. Бала-чага, хатын-кыз күпме эшли ала инде ул. Басуга чыгып урак та урдык, чәчтек тә. Ә абыйлар тырма тырмаладылар. Әниләргә 25 сутый, безгә 8 сутый иде. 1946-47 елларда Килдебәктә, Сабабашта, Лесхозга барып, агач кисеп, өеп, үлчәп тордык. 6 кубометр эшләсәң, язу бирәләр иде”, - ди. 1948 елда Мөхиппә, Сәкинә апалар белән Йосыф - Аланда урман кискәннәр. Эшнең авырлыгы 16 яшьлек кыз өчен бик авыр булган. Ничек көчебез җиткән, әле җитәрлек ашау бармы,- ди авыр сулап. 1955 елга кадәр “Татарстан” колхозы Мәртен фермасында сарыклар карый. Сугышка гаиләдән әтисе барган. 1955 елның 27 мартында Юлбат авылы егете Мөдәрискә кияүгә чыга. 3 бала: 1 егет, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә тормыш иптәше Мөдәрис абый белән тигезлектә, пар канат булып, Юлбат авылында яшиләр. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.