Ибушева Евдокия Ивановна 1928 нче елның 29 нчы февралендә Мамадыш районы Владимировка авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, Евдокия 13 яшьтә була. Ул чагында кыз Владимировка авылында яшәп, колхозда төрле эшләрдә эшли. Шул елны олы абыйсы Николайны армия хезмәтенә алалар. Ул, беренчеләрдән булып, сугышның алгы сызыгына эләгә. Сугышка кереп бер ай чамасы үтүгә, Николайның сугышта үлүе турында кайгылы хәбәр килә.
Бер ел үтүгә, Евдокияның әтисе Иванны да сугышка алалар. Әнисе Екатерина 5 баласын кочаклап авылда кала. Ул чагында иң кечесенә 2 яшь була. Барлык авыр хезмәт олыраклар җилкәсенә төшә. 13 яшьлек Евдокия да фермага бозаулар караучы булып эшкә урнаша.
Тишек чабата киеп, язгы карлы суларны ерып, җәяү 100 км ераклыктан, җилкәгә капчык асып, чәчүлек орлык алып кайтырга да туры килә аңа.Тамак туярлык ашарга булмый. Черек бәрәңгедән, алабута орлыгыннан пешерелгән күмәч иң тәмле ризык булып санала.Сугыш беткәнче фермада эшләп, үгез җигеп сука сукалау, су ташу кебек авыр хезмәтләр яшь кызның җилкәсенә төшә.
1944 нче елда әтисе Иванның сугышта хәбәрсез югалуы турында хат алалар. Евдокияның әнисе кайгыдан сыгылып төшә.Балалар бәхетенә әтиләре Иван исән булып, әсирлектән котылып, 1948 нче елда туган авылына әйләнеп кайта.
Җиңү хәбәрен Евдокия Ивановна фермада эшләгәндә ишетә.
Сугыштан соң 1948 нче елда Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан Алексейга кияүгә чыгып, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл халкы аны хөрмәт итә.
Саба районы Төбәк авылына 1957 нче елда күченеп киләләр. Алексей абый инде күптән гүр иясе. Хәзерге көндә Евдокия Ивановна Төбәк авылында балалары тәрбиясендә яши.