Илалова Сафия Шәфигулла кызы 1927 елның 1 декабрендә Әлки районы Иске Камка авылында Шәйдуллин Шәфигулла һәм Кәфия гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 5 яшендә әнисез кала.
Башлангыч белемне Иске Камка авылы мәктәбендә, 7 классны Алпар урта мәктәбенә йөреп укый. 1941 елның июнь аенда әтиләре бер иптәше белән акча эшләү нияте белән Пермь якларына урман кисәргә барырга уйлыйлар. Кием-салымнарын юып, ашарга пешереп торыр өчен үзләре белән кызларын да алалар. 1941 елның 21 июнь кичендә тиешле җиргә барып җитәләр, ә 22 июнь иртәсендә сугыш башлана. Әтиләрен сугыш башлануның беренче сәгатьләреннән үк сугышка алып китәләр. Ул вакытта Сафиягә 14 яшь була. Ике кыз бала чит- ят җирдә үзләре генә калалар. Мең газаплар белән, бер авыз русча белмәгән килеш, ач-ялангач, товар ташый торган баржаларның берсеннән-берсенә утыра-утыра, көч-хәл белән туган авылларына исән-сау кайтып җитәләр. Шул китүдән әтиләре кире әйләнеп кайтмый, үлде дигән хәбәре генә килеп ирешә. Сеңлесе Хәнифә белән дөм ятим калып, үги әни тәрбиясенә калалар. Бик тырыш булалар, авыр булса да сугыш елларында да сыер асрыйлар. Исән чагында сугыш вакытында яшь булуларына карамастан урман кисүләрен, окоплар казыганнарын, болыннарда шушы урыннарны күрсәтә-күрсәтә сөйли торган иде. Сугышлар беткәч, 1948 елның март аенда сугыштан кайткан бер егеткә - Илалов Гомәргә димлиләр. Гомәрнең сугыштан яраланып кайткан, уң кулы төзәлеп җитмәгән, кулы муенына асып бәйләп куелган була. Алар бергә 56 ел гомер кичерделәр, 6 балага гомер биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Ятим калган 11 айлык оныкларына әти белән әниләрен алыштырдылар, аны тәрбияләделәр. Сафия колхозда төрле эшләрдә эшли. Тыл хезмәткәре исемен йөртә. Бөек Ватан сугышының юбилей мелальләре белән бүләкләнә. 2007 елның 1 сентябрендә вафат була.
(Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды).
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны