Ильясов Ногман Ильяс улы 1902 елны Өбрә авылнда туа. Рядовой. Олы Солабаш авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый. Колхоз оешкач, ул колхозчы булып эшли башлый. 1941 елның 04 сентябрендә Дөбъяз РХК мобилизацияләнгән, кызылармияче. 1942 елның 28 февралендә станция Бологояда сугышка керә. 1941 нче елның җәендәге кием белән киенгән килеш алгы сызыкка һәҗумга керә, кул-аяклары ошеп чыга. Алгы сызыктан аны плащ-палаткага салып алып чыгалар. Санчасткә озаталар. Госпитальдән чыккач, алдынгы сызыктан ике ат белән яралыларны ташый. Шуннан соң 9 ай икмәк пешерә. Соңыннан Запасной полкка алалар. Яңадан сугышка керә. Калинин фронтында 45 нче чангычылар бригадасына. 1943 елның 3 январендә әсир тошә. Польша, Германия, Франция, Чехослования тормәләрендә утырырга туры килә. 1945 елның 5 маенда әсирлектән коткарыла. Сугыш беткәч туган авлына кайтып, "Тырыш"колхозында колхозчы булып эшли. 1993 елда вафат булган, Өбрә авылында җирләнгән.