Ильясова Мәрзия Гаяз кызы 1926 нчы елның 11 нче февралендә Чабья-Чурчи авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Төбәк мәктәбендә 4 класс белем ала. Бөек Ватан сугышы башланганда, Мәрзия апа 15 яшьлек кызчык була. Сугышка ике абыйсын алып китәләр. Барлык хуҗалык һәм колхоз эшләрендә эшләргә туры килә. Ул вакытларда ачлык була, ашарга булмый. Кузгалак, черек бәрәңге, какы һ.б ашыйлар.
1945 елда Бөек Ватан сугышы бетү бик куанычлы хәбәр була, ләкин тормышлар җиңеләйми, чөнки җимерекләрне төзекләндерәсе була. Тормыш авырлыклары 60 нчы елларга кадәр дәвам итә. Мәрзия апа 20 яшьтә Кече Кибәче егете Гыймадига кияүгә чыга һәм алар 9 бала үстерәләр. Хәзерге вакытта Мәрзия әби вафат.