1908елның 17 августында Татарстанның Әлки районы Яңа Үргәгар авылында туа. Татар милләтеннән. 1925 елда 8 сыйныф тәмамлый. 1931 елдан КПСС әгъзасы. Әстерханда район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1937 елда политсостав өчен оештырылган курсларны һәм хәрби сәяси училищены тәмамлый.
1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. 1942елда политсостав өчен оештырылган югары курсларны,1943 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый.
1944 елның 25 октябренә каршы төндә 2 нче Украина фронты составындагы 53 нче армиягә караган 1 нче гвардия һава десанты дивизиясенең 13 нче гвардия һава десанты полкы командиры гвардияле подполковник Исхаков Зиннәтулла
Венгрия җирендәге Сольнок шәһәреннән төньяктарак Тиса елгасын кичүне һәм яр буенда унайлы плацдарм яуларны оста оештыра. Аның полкы, биш тәулек дәвамында дошманның берничэ контрхөҗүмен кире кайтарып йөзләгән гитлерчыларны юк итә. 6 ноябрь көнне полк, яңа задание алып, Тисафюред шәһәреннән конбатыштарак урнашкан Шаруд, Поросло торак пунктлары тирәсендә елганы кабат кичеп чыгып, хөҗүмгә күчә, һәм 20 ноябрь Верплет шәһәре янында Конбатыш Карпат тау итәкләренә килеп җитә. 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң ул армиядә хезмәтен дәвам итә. 1950 елда Хәрби академияне тәмамлый. Ленин ордены һә м ике Кызыл Байрак ордены, ІІІ дәрәҗә Суворов, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
1958 елның 5 июлендә вафат була.
Пермь шәһәрендә күмелгән.