ИСХАКОВ Зиннәтуллина Гыйниятулла улы (17.8.1908, Казан губернасы, Спас өязе Яңа Үргәгар авылы - 5.7.1958, Пермь шәһәре), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия полковнигы. Хәрби-сәяси училище (1937), Югары Сәяси состав курсларын (1942), «Выстрел» курсларын (1943), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1950) тәмамлый. Әстерхан шәһәрендә райбашкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче гвардия һава десанты полкы командиры (53 нче армиянең 1 нче гвардия һава десанты дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Демян операциясендә (1943), Курск һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), Кировоград, Умань-Ботошани (икесе дә - 1944), Будапешт (1944-45) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең октябрь-ноябрь айларында Тиса елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: Исхаков командалагындагы полк, дошманның плацдармын (Венгрия, Сольнюк шәһәреннән төньяктарак) яулап алып, 5 тәүлек дәвамында аның контрһөҗүмнәрен кире кага; 6 ноябрьдә полк, Шаруд, Порично торак пунктлары янында елганы икенче тапкыр кичеп, 20 ноябрьдә Верпелет шәһәре тирәсенә килеп чыга. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ракипов Ш.З. По следам героев. К., 1975; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.