Исхакова Мөшәрәфә Исхак кызы 1926 елның 22 февралендә Арча районы Иске Масра авылында туа.Әтисе Исхак Башкортстанның Тегермәнле мәдрәсәсендә укыган указлы мулла була. Биш вакыт намаз укып, кешеләрне дингә өндәп йөри. Ул елларда муллаларны эзәрлекләгәннәр. Кызга 10 яшь булганда әтисенең үле гәүдәсен атка салып алып кайтканнар. 4 бала белән тол калган әниләре кайгыдан баш авырулыга әйләнгән. Шулай итеп бик яшьтән тормыш арбасына җигелгән Мөшәрәфәнең дә балачагы сугыш чорына туры килә. Авылда берничә генә бабай калган.Барлык эшне хатын-кыз, бала –чага башкарган. Ветеран истәлекләреннән:
“Эти булмагач безгә эләкте! Сугышта кешегез юк дип кенә кычкыралар иде. Яз башыннан бер үгезне беркетеп бирделәр. Хуҗалыктагы барлык эшне шул үгез белән эшләдем. Август аенда Арча элеваторына ашлык ташыганда капчык тулы арбаны өстерәп үгез Казанка елгасына да төшеп китте. Атлы малайлар килеп капчыкларны да, мине дә судан чыгардылар. Барыбыз да чепер булдык. Август төне суык, туңдык. Көзге эшләр беткәч иптәш кызым белән Курса урманына урман кисәргә җибәрделәр. Бер пычкыга норма куелган, норманы тутырмыйча баракка кайтармыйлар.Төп башларына утырып күп еладык. Декабрь аенда атларга төяп Буа ягына окоп казырга җибәрделәр. Суык, туңгач төшеп йөгерәбез. 30-40 градус салкыннар булды. Көне буе носилкалар белән ком-таш ташыдык. Окоптан кайткач басудан көздән калган салам учмаларын казып ташыдык.Ул сугыш чорында күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел!” – дип искә ала ветеран.
Кечкенәдән гыйлемгә омтылган кыз Казанбаш урта мәктәбендә урта белем ала.Уку түләүле була, шәл чите бәйләп түли.Сугыш беткән хәбәрне мәктәптә ишетә.
“Мәктәптә линейка җыеп “Сугыш беткән!” дип әйттеләр. Шатланып урам йөрдек. Бар халык урамга чыкты.Мәктәптә укулар булмады.Шатлыклы хәбәрне җиткерергә дип, басу аша туган авылыма йөгердем.” –дип искә ала ветеран.
1945 нче елның көзендә аны Казанка авылына укытучы итеп билгелиләр. Сугыштан соң авыр еллар. Ачлык, юклык өстенә ятимнәрне юатып эшләргә туры килә. Төннәр буе сызып дәфтәрләр ясап утырганын хәтерли ул.1951-1972 елдан Саба районы Түбән Утар авылында башлангыч сыйныфларда белем бирә. Тормыш иптәше Исмәгыйль белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык балаларын да укытып, тормыш юлына озаталар. Тормыш иптәше дә сугышчорында Казанда военный заводта көнне-төнгә ялгап эшләгән. “Ачлыктан, хәлсезлектән егылган чакларын сөйли иде “-дип искә ала ул бакыйлыкка күчкән иптәше турында.
Күптән түгел Мөшәрәфә Исхакова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Котларга килгән җитәкчеләргә хөрмәтләре өчен олы рәхмәтләрен әйтте. Озын гомерлебулуының сере сабырлык, тормышның кадерен белеп яшәүдә дип саный.