1931 елның 4 июлендә Саба районы Туктар авылында икенче бала булып дөньяга килә.Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала.
Финляндия безнең илгә кушылгач, халык вербовка белән Финляндиягә кузгала. Әтисе Ислам, әнисе Хөснелбанат, абыйсы һәм сеңлесе белән Сәкинә Ислам кызының да гаиләсе Финляндиягә җибәрелә. Барып урнашып та өлгермиләр, “Сугыш башланды” - дигән хәбәр килә. Кире туган ягыгызга кайтасы – җыеныгыз, - дип әмер бирелә. Бик күп гаиләләр атларга төялеп, туган якка кайтырга дип юлга чыгалар. Төн җиткәндә юл ябык дип туктаталар, урманда төн чыгалар. Икенче көнне дә юл ачылмый, өйләргә урнаштыралар. Әтиләрен шул көнне сугышка алалар, бу китүеннән ул әйләнеп кайтмый. Юл ачылып Ленинградка кайтып җитә алар, тагын юл ябык дип, анда аларны общий баракларга урнаштыралар. Ашарга-эчәргә юк, кеше башына 100 грамм икмәк бирелә. Кырда кар астында калган кәбестә кәчәннәре эзләп табып ашыйлар. Өстә самолётлар оча башлауга, тревога бирәләр, баракларга кереп, утларны сүндерәсе иде, күп сәгатьләр шунда утырасы иде. Ачтан абыйсы үлеп китә Сәкинәнең, мәетләрне барак ишеге төбенә чыгарып куясы иде. Абыйсы шунда кала.
Кайтарабыз дип, товар поездына утырталар туган якларына кайта торган гаиләләрне. Ашарга бер граммда ризык юк. Ачлыктан сеңлесе улеп китә. Гәүдәләрен тимер юлга чыгарып куясы иде. Шулай итеп әнисе белән 12 яшьлек Сәкинә Ленинград блокадасында әтисен, абыйсын, сеңлесен калдырып кайталар. Әле бик күп авырлыклар күреп(40 градус суыкта 60 км җирне йөк машинасы өстендә чыгалар), гаиләдә 5 кеше булып чыгып киткән җирдән, 2 кеше булып туган авылына әйләнеп кайталар.Берничә ай больницада дәваланырга туры килә.
Килдебәк мәктәбендә 7 класс белем алган һәм 15 яшендә хезмәт юлын башлаган Сәкинә. Һәр кешегә 50 сотый җир бүлеп бирелә торган булган кырда урак урырга, әнисе белән эшкә йөри ул. Җәй көне Туктар кирпеч заводында эшләгән, кыш көне мунчаладан кап сукканнар. 1951 елдан Челәбе трактор заводында бер-ике ел эшләп кайта ул. 1954 елда Саба сельпосына эшкә килә. Шул ук елны Саба егете Сираҗиев Фәсхетдин Сираҗи улы белән никахлашалар. 59 ел тигез бәхетле гомер итәләр.Автотранспорт системасында эшләп ала, сельпога әйләнеп кайтып, озак еллар шунда эшләп, лаеклы ялга чыга.Сәкинә апа - тыл ветераны. Хезмәт кенәгәсендә эшләгәндәге унышлары өчен бирелгән бик куп мактау язмалары, медальләре бар.
Өч баласы бар: улы Зөфәр-районның баш табибы, кызы Зөлфия-районның опека һәм попечительлек бүлеге белгече, кызы Нурфия-гимназиядә укытучы; 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
“Без күргән афәтләрне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын, балам, - дип күз яшьләрен сөртә-сәртә сөйләде Сәкинә ханым.
Истәлек өчен материалны башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибраһимова Нурфия Фәсхетдин кызы туплады.