Исламова Согдә Хайрулла кызы 1921 нче елның 15 нче февралендә Саба районы Курсабаш авылында туган.1940 елда Казан шәһәренең Азино районында учетчик, соңыннан заправщик булып эшләгән. 1946 елда Югары Утар авыл җирлегенә кайткан һәм колхозда бригадир булып билгеләнгән. “Кеше белән уртак тел табып, үз эшен бик намуслы башкарды”,- дип искә алалар Исламова Согдәне авылдашлары. Алты ел бригадир вазыйфасын башкарганнан соң, 1952 елдан, Югары Утар балалар йортында санитарка вазыйфасын башкарган һәм шушы эшеннән лаеклы ялга киткән.
Хәзерге вакытта Согда апа Югары Утар авылында малае һәм килене тәрбиясендә матур гына гомер кичерә.