1928 нче елның 15 нче гыйнварында Саба районы Кызыл Мишә авылында туа. 1941 елның 22 нче июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш башланганда Кәдрия апага 13 яшь була. 8 классны Саба районы Тимершык мәктәбендә тәмамлый. Ул елларны Кәдрия апа колхозда яшелчә үстерүдә эшли. Яшь кызчыкка урман кисергә йөрергә дә туры килә. Әтисе Тимершәех Галимҗан улы – сугыш вакытында тракторист булып, (күзе авыру сәбәпле инвалид), әнисе - Сәләхетдин кызы Мөнәвәрә колхозда эшлиләр. Гаиләдә 10 бала: Мулланур, Шәйхенур, Рәшидә, Равия, Мөҗип, Ильфар, Рафик, Рамиль, Рашат һәм Кәдрия. Хәзерге вакытта 2 се генә Ильфар һәм Кәдрия апа гына исән-саулар.
1950 нче елда Саба районы Байлар Сабасы егете Исмәгыйлов Әюпкә кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Әюп абый Саба мәктәбендә склад мөдире булып әшли. Алар өч бала тәрбиялиләр. Кызы Әлфия (1951 нче елгы) – Арча леспромхозында шәфкать туташы булып әшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Олы улы Альберт (1958 нче елгы) - Сабада сельхозтехникасында инженер булып хезмәт куя. Кәдрия апа зур югалту кичерә. Уйламаганда олы улы Альбертны югалта. Кече улы Илдар (1961 нче елгы) – Саба автотранспортында эшли. Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәр.
Кәдрия апа төрле өлкәдә хезмәт куя. Саба сельхозтехникасында учётчик, кладовщик, склад мөдире, Саба автотранспортында склад мөдире булып эшли. 1984 нче елда пенсиягә чыга. Кәдрия апа Хезмәт Ветераны, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта Кәдрия апа кече улы Илдар, килене Илсияр гаиләсендә яши. 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар.