Исрафилов Әкрәм Шаһимәрдән улы
Исрафилов Әкрәм Шаһимәрдән улы 1913 елда Алабугада туган. Шәһәрнең Вахитов исемендәге мәктәбендә 4 сыйныфны укыгач, Алабугада финанс рабфагында укый. Ә 1938 елда Казан финанс-экономика институтын тәмамлап, Алабуга районы буенча контроль-ревизия идарәсендә контролер-ревизор, аннан дәүләт доходларының өлкән инспекторы хезмәтләрен башкара.
1942 елның октябрендә соңгы пароход белән фронтка юл ала. 1944 елның июненә кадәр сугышта катнаша, III дәрәҗә Дан ордены һәм күпсанлы медальләр белән илгә кайта.
Сугыштан соң Әкрәм Шаһимәрдән улы үзенең эшен дәвам итә, ә 1954 елдан финанс бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Хөкүмәт аның хезмәтләренә югары бәя биреп, “Почет билгесе” ордены һәм “Финанс системасы отличнигы” билгесе белән бүләкли.
Әкрәм Шаһимәрдән улы Исрафилов 1979 елның 13 сентябрендә вафат була.
Ул хезмәттәшләренең олы ихтирамын, хөрмәт һәм мәхәббәтен казанган гали зат иде.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.