ИВАНОВ Пётр Артемьевич (1909, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чолы авылы - 13.4.1944, Украина ССР, Кырым өлкәсе Ашага-Джамин авылы), Советлар Союзы Герое (16.5.1944, үлгәннән соң), рядовой. Тәтеш МТСнда эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 91 нче мотоциклет батальоны отделениесе мотоциклчысы (19 нчы танк корпусы). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Кырымны азат итүдә катнаша. 1944 нең 13 апрелендә Ашага-Джамин авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә; танклы разведка төркеме составында сугышта яраланып, әсирлеккә эләгә һәм үтерелә. Һәлак булганнар истәлегенә Ашага-Джамин авылының исеме Геройский итеп үзгәртелә. Туганнар каберлегенә һәйкәл урнаштырыла, Саки шәһәрендә Сигез Герой исемле урам һәм алар хөрмәтенә куелган истәлек ташы бар. Шулай ук Симферополь шәһәрендә дә Геройларга һәйкәл куелган.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои боёв за Крым. Симферополь, 1972; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1984. Кн. 2.
М.З.Хәбибуллин.