Минем бабам Кабаев Галим Харис улы сугышның башыннан ахырына кадәр Югары Баш командование Резервының 175нче аерым автотранспорт батальонында шофер булып хезмәт иткән. Аңа чолганыштагы Ленинградка азык-төлек ташырга, Курс дугасындагы бәрелештә, Косунь-Шевченск һәм Яссо-Кишинев операцияләрендә катнашырга, Румыния, Венгрияне азат итәргә туры килгән. Җиңүне ул Австриядә каршы алган. Бабама сугыштан исән-сау кайтырга насыйп булган. Сугыштан соң ул райтопта, итек фабрикасында эшләгән. Аның шоферлык стажы – 41 ел. Шушы чор эчендә ул 15 машина (шул исәптән фронтта – 8) алмаштырган. Әбием белән алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабам 80нче яшендә вафат булды.
Марат БАРИЕВ