Кукмара районы Түбән Арбаш авылыннан 90 ны түгәрәкләп килүче Каимә апа озын гомерлелекнең серен сәламәт яшәү рәвеше алып баруда күрә.
Ул скандинавиячә йөрешенә зур игътибар бирә, бик күп хәрәкәтләнә, физик күнегүләр ясый, дарулардан бөтенләй диярлек баш тартып, үләннәр белән генә дәваланырга тырыша.
Түбән Арбаш авылында яшәүче Каимә апа Зыятдинова 36 ел педагогик эш тәҗрибәсе булган, олы хөрмәткә лаек мөгаллимә генә түгел, уңган бакчачы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы җор телле Акъәби дә әле ул.
Иркә кыз
Каимә апа тумышы белән Мамадыш районының Тугыз авылыннан. Олы апасы үлгәннән соң, шактый көттереп, нибары җиде елдан соң гына дөньяга килгәнгә, үзен бик иркә идем, ди ул. «Әмма шулай да әти-әни итәгендә генә утырмадым, кечкенәдән аларның кул астына кереп, бар эшкә өйрәнеп үстем. Кояш чыкканчы, сыерны көтүгә куу, көянтә-чиләкләп су ташу, ике сеңлемне ияртеп, урманнан җиләк, чикләвек җыю һәм аларны базарга алып барып сатуларны хәзер дә искә төшереп утырам», - ди Каимә апа, балачак истәлекләрен хәтерендә яңартып. 1941 елның октябрендә әтисен сугышка озаткан мизгелләрне, аннан көн дә тилмереп сәлам хаты көтүләрен дә бик яхшы хәтерли ул. Кызганыч, гаилә башлыгы исән-сау яраткан кызлары янына кайта алмый шул, Смоленск янында дошманнар кулына әсирлеккә төшә, шуннан бөтенләй хәбәрсез югала...
Мәктәпне бик яраттым
Балачактан кызыксынучан, аң-белемгә омтылган кыз, үсеп җиткәч, үзенең булачак һөнәре итеп укытучылык эшен сайлый. Иң элек педагогия училищесын, соңыннан югары уку йортының химия-биология факультетын тәмамлый.
«Химияне мәктәптә бөтенләй укымагач, Менделеев таблицасындагы элементларны белү түгел, хәтта пробиркаларны да беренче тапкыр институтта күрдем. “Икеле”ләр ала-ала булса да өйрәндем бит үзен, соңгы курсларда инде химия фәнен су кебек эчә идем. Язмыш җилләре Кукмара якларына алып килде. Иң элек Нырты совхозында, соңыннан тугыз елга якын Үрәсбаш мәктәбендә укыттым. Май аенда Түбән Арбаш егете Миннегалигә кияүгә чыктым да пенсиягә кадәр авыл мәктәбендә эшләдем. Ул чагында Арбашта укучылар саны шундый күп – 400дән артык иде. Шулай булса да, иң күңелле, иң истә калган вакытлар ул. Укучыларым хәзер дә очраганда: “Каимә апа, сез безгә химияне ничек өйрәттегез икән? Бигрәк авыр бит ул”, - диләр, рәхмәт әйтәләр. Алардан җылы сүзләр ишетү йөрәгемә сары май булып ята. Хәзер дә эшләгән елларымны, үзгә бер тылсымлы химия фәнен, балаларны бик сагынам», - ди ул.
Оҗмах бакчасы
Гомер иткән, балалар үстергән Түбән Арбаш авылын Каимә апа әнә шулай дип йөртә. Әмма аның үзенең ишегалды, бакчасы да оҗмахка тиң.
«Электән бакча эшен яраттым. Мәктәптә дә гөлләргә күмә идек әйләнә-тирәбезне. 80 яшьлегемә улым теплица ясады. И-и-и, рәхәткә тиңештем шуны урнаштырганнан бирле. Кыяр, помидор, татлы борычларым беренче кар төшкәнчегә кадәр җимеш бирә. Февраль ахырларында орлыклар чәчә башлыйм. Кар сулары эретеп сипкәч, шул арада тишеләләр дә күпереп үсеп китәләр. Чәчәкләр дә күп утыртам: кашкарый, роза, пион, ирис, флокс, лилияләрнең нинди генә төрләре юк! Иртә яздан тюльпан, примулалар баш калкыта. Кызыл һәм кара карлыган, крыжовник, слива, алмагачлар, бакча һәм кура җиләкләре дә ел саен мул уңыш белән сөендерәләр. Шуларга куанып йөреп, көннең узганы сизелми дә», - ди ул.
Каимә апаның тәрәзә төбен яран, цикламен, бегонияләр бизи. Гөлләренең ел әйләнәсе чәчәк атуын ул туфрагын еш алыштыру һәм корыган чәчәк-яфракларын суда төнәтеп сибү белән аңлата. Аннары: «Яратырга, һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшергә кирәк», - дип тә өсти.