Камаева (Яхина) Лига Абрар кызы 1930 нчы елның 2 нче гыйнваренда Саба районы Төбәк авылында Абрар белән Шәмселбанат Яхиннарның 6 балалы (Рафаэль, Лига, Сәгъдия, Мансур, Әсхәт, Хәлим) гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе мулла - абыстай нәселеннән булганнар.
1941 нче елда сугыш башлангач, әтиләре сугышка китә. Сугыштан баштарак әтиләреннән хатлар килеп тора. 1941 нче елда “Яхин Абрар батырларча һәлак булды” дигән хәбәр килә. Лига апа: “Икшермә авылыннан бер иптәше Абрарны үз кулларым белән җирләдем”, - дип, елый-елый сөйләде, ди.Ул вакытта Лига апага 11 яшь була.
“Сугыш еллары бер кешегә дә җиңел булмаган. Ачлы - туклы яшәдек. Әни берүзе 6 бала белән тол калды. Сыерыбыз бар, әмма юньләп ашатырына юк иде. Ягарга утын булмады. Әни безне, балаларны, мәктәпкә киткәнче, иртәнге сәгать 4 тә урманга утынга менгереп җибәрә торган иде. Яхшы укысам да, 4 класс белем белән генә калдым. Әнигә өйдә балалар карашу, басу эшләрендә булыша идем. Аякта чабата булды. Аның астына энем су кермәсенгә шакмак ясап бирә иде. Чабата бик тиз тишелеп чыга торган иде. Ашаганыбыз бәрәңге, кычыткан булды. Әнкәй кызу җәй көннәрендә ураза тота иде.Төшке аш вакытында мине урман буеннан өйдәге балаларны ашатырга төшереп җибәрә, үзенең хәле булмый иде. Басудан кояш баегач кына чыгалар. Басу тавына җиткәч, мин алып менгән 1-2 бәрәңге белән авыз ачалар иде. Кечкенә энебез 3 яшендә тиф авыруыннан үлеп китте. Үсә төшкәч, сугыш беткәч, мин дуңгызлар карарга фермага эшкә кердем. Абыем Рафаэльне армиягә алдылар. Ул Томск шәһәрендә хезмәт итте һәм шунда эшкә урнашып калды”, - дип искә ала Лига апа.
Лига апа 1958 нче елда Төбәк егете Әхмәтгаян Камаевка кияүгә чыга. 22 ел бергә гомер итәләр. Кайнана-кайната белән яшиләр. Кайнанасы 5 ел авырып, урын өстендә ятып үлә, соңрак кайнатасы да дөнья куя. 1966 нчы елда йорт җиткереп, башка чыгып яши башлыйлар. Тормыш иптәше 1980 нче елда озакка сузылган каты авырудан соң 45 яшендә бакыйлыкка күчә. Өч бала белән Лига апа ялгыз кала. Совхозда төрле эшләрдә: сыер саву, бозаулар карауда, ындыр табагында, басуда да эшли. Совхозның мактау тактасыннан төшми. 1985 нче елда пенсиягә чыга. 1987 нче елда әнисе вафат була. Шул елны намазга баса, авылның абыстае булып тора. 2005 нче елда Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга бара. Хәзерге вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, кыш көннәрендә Казан шәһәрендә балалары тәрбиясендә яши. Авылга җәй көннәрендә шулай ук балалары белән кайтып тора. Барлык туганнарыннан сеңлесе Сәгъдия белән икесе генә исән. ”Гомер иткән йортымны, авылымны, авылдашларымны сагынам “, - ди Лига апа.