3 февральда 80 яшь тулды. Егетләрчә төз, җитез гәүдәле, кайчан карасаң да нидер эшләп йөрүче тиктормас бу абыйны әле 80 яшьлек бабай дип тә булмый!
Ә бит язмышы бик авыр булган аның да. Әнисе Әминә апаның матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы аңа да күчкән.
Әминә апаны бик яшьли Каргалы авылына урлап китәләр. Әйбәт кенә башлана тормыш, уллары Альберт туа. Тик ил өстендә тынычлык юк, 1939 елда фин сугышы башлана. 1 яшьлек улын калдырып әтисе Шәйдулла сугышка китә һәм һәлак була. 20 яше дә тумаган Әминә апа ялгыз кала, Акъярга әбисе – әнисен кире кайта. Ул башка кияүгә дә чыкмый, сыер савучы булып эшли, әниләрен карый. Тормыш бик авыр була, әнә Альбрет абый “ипине дә армиядән кайткач кына туйганчы ашадым” – дип сөйли.
Армиядә ул бик җитди урында хезмәт итә, десантник та була. “45 метрлы вышкадан сикерергә өйрәнгәндә бик куркыта иде”, - дип искә ала ул үзенең хезмәт иткән елларын. Өч ел ярым хезмәтен тутырып 1960 елда авылга кайта, читкә китеп урнашырга була. Урта Азия якларында өч еллап төрле эспедицияләрдә эшләп йөргәч, 1963 елны авылга кайтып урнаша. Шул ук елны Кәүсәрия апа белән өйләнешәләр һәм илле ел артык бергә яшиләр.
Альберт абый гомер буе механизатор, комбайнчы булып эшләгән. Урып - җыюда күп тапкырлар алдынгы булган. 1998 елда 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыккач та ул яраткан эшеннән туктамый, колхозда тагын алты еллап эшли. Хезмәт стажы илле елга җыела, Альберт Шәйдулла улы – хезмәт ветераны.
Тормыш иптәше фермада сыер савган, бик тырыш, бик булган хуҗабикә иде. Кайнанасы Әминә әби белән бергә 40 еллап яшәделәр.
Инде ике ел Альберт абый ялгыз яши. Кызлары Альбина, Әнүзә кияүләре, оныклары, ике оныкчыгы да һәрвакыт аның янына кайтып хәлен белеп, кунак булып, кунак итеп яшиләр. Юбилей көнендә мәдәният хезмәткәрләре Рамилә Халикова һәм Әнисә Фархаева аны өенә барып котладык. Һәм үзебезнең изге теләкләребезне җиткердек