Камалова( Мифтахова) Сания Гасыйм кызы 1931 нче елның 14 нче январенда Саба районы Кече Кибәче авылында Гасыйм абыйның күп балалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. 1938 нче елда беренче класска укырга кергән. Күзләренең күрүе начарлану сәбәпле, 4 класс кына белем алып кала.
1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башланган вакытта аңа 10 яшь була. Сания апаның әтисе һәм абыйсы сугышка китә һәм кире әйләнеп кайтмыйлар. Аларның кайда күмелгәне бүгенге көндә дә билгесез. Сугыш башланып, авылдан ир-атлар китеп беткәч, хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә кала.Барлык балалар шикелле Сания апа да совхозның хуҗалык эшләрендә катнаша.Ул вакытта, техника булмау сәбәпле, барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Балалар басуда чөгендер арасын эшкәртү,алу, бәрәңге җыюда катнашалар. Алар кычыткан,кузгалак,балтырган һәм төрле үләннәр җыйганнар.Басу эшләре беткәннән соң, черек бәрәңге җыя торган булганнар.
Сугыш беткәннән соң Сания апа апасы белән Төрекмәнстанга Челекен шәһәренә киткәннәр. Анда барып озак тормыйлар, аларны Сталинград (хәзерге Волгоград) шәһәренә җибәргәннәр. Алар сугыш вакытында җимерелгән шәһәрне төзекләндерүдә катнашканнар. Штукатур, маляр булып эшләгәннәр. Сталинградта аларны ягылмый торган бүлмәләргә урнаштыралар, ялларсыз эшләгәннәр.Сталинградтан алар кабат Кече Кибәчегә кайталар. Сания апа 23 яшендә Олы Кибәче егете Камалов Габделбәр белән гаилә кора.Кызлары тугач, барысы бергә кабат Төрекмәнстанга китәләр. Аннан Казахстанга күчеп китәләр.Анда малайлары туган. Казахстанда яшәгән вакытта Кытай белән сугыш башлана икән дигән хәбәрләр таралгач,алар Татарстанга - авылга кайталар. Икесе дә колхозда эшли башлыйлар.Габделбәр абый ташчы,комбайнер булып эшли. Авылда аларның тагын ике кызлары туа.Сания апа өйдә балалар тәрбияләп,хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Бергә 60 ел гомер кичерәләр.Бүгенге көндә Габделбәр абый вафат, Сания апа балалары белән Олы Кибәче авылында гомер итә.