Николай Семёнович 03 ноябрь аенда 1923 елны туган .
Кырык беренче елның июнь аен Николай Семенович хәзер инде ачык кына хәтерләми дә. Шулай да ир-атларны сугышка озатулары исендә. Тиздән аның үзенең дә сугышка китәр вакыты җитә.
Өйрәтү частендә булганнан соң, аны Оренбург өлкәсендәге гомумгаскәр хәрби училищесына укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, кече лейтенант дәрәҗәсендә, пулеметчылар взводына командир итеп билгеләнә.
Николай Семенович – Курск янында барган канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан кеше. Сугышларның берсендә авыр яраланып, бер елга якын госпитальдә дәвалана. Ә аннары Чапаевскидагы хәрби заводка эшкә билгелиләр. Гарнизон буенча кизү тору, постлар тикшерү – барысы да аның вазифасына керә.
Өенә кайтырга насыйп иткән язмышына ул әле дә олы рәхмәтле. Җиңү көнен ул иң зур бәйрәмнәрнең берсе дип саный.
Сугыштан соң Николай Семеновичка урман кисүдә дә, промкомбинатта экспедитор булып та, башка урыннарда да эшләргә туры килә. Тормышта авырлыклар җитәрлек булса да, сугыш дәһшәте түгел инде, сине һәр адымда үлем сагалап тормый, ди ул. Шуңа күрә рухын төшермәскә, тормыштан ямь табып яшәргә тырыша. Авыр вакытларда аның бу сыйфатлары яшәргә көч биргән.
Бүгенге көндә ветеран балалары-оныкларының даими игътибарын тоеп, улы Владимир гаиләсе белән бергә барлык уңайлыклары булган йортта яши. Килене Надежда да аңа хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Билгеле инде, еллар үтеп, яшь барган саен, сәламәтлек тә начарлана, тик ветеран барыбер күңел төшенкелегенә бирелми, кешеләр белән аралашырга ярата.
– Иң мөһиме – хәзерге буын без күргән, ил җилкәсенә төшкән авырлыклар турында онытмасыннар иде, – ди ветеран. – Мондый хәлләр беркайчан да кабатланырга тиеш түгел...