Каримова Рауза Әхтәм кызы 1925 нче елның 25 нче июлендә Балтач районы Читай авылында дөньяга килә. Рауза апа 2 нче сыйныфта укыганда Кукмарага күченеп китәләр. 9 нчы сыйныфны бетергәндә, алар гаиләсе белән Сабага күченеп киләләр. Сугыш башланганда, Рауза апага 20 яшь була. Сабада МТСта эшли башлый. Күпчелек банк хезмәткәрләре сугышка китү сәбәпле, Рауза апаны Дәүләт банкының Саба бүлекчәсенә инспектор итеп күчерәләр. 1943 нче елның 20 гыйнварыннан башлап ул бөтен гомерен банкка багышлый. 1981 нче елга хәтле ул банкта хезмәт куя. Аның тырышлыгын күрәләр һәм бәялиләр. Рауза апаның грамоталары, мактау кәгазьләре бихисап.
Гаиләсенә килгәндә, Рауза апа Саба егете Хабибрахман белән тормыш корып җибәрә. Хабибрахман абый 1939 нчы елдан армия сафларында хезмәт итә. Шуннан ук сугышка алына. Сугыштан кайткач танышалар алар. Гаиләдә биш бала туа. Тик олы уллары Камиль генә бик иртә, 12 яшендә, гүр иясе була. Ә калган дүрт баласы хәзерге көйнгә хатле исән-сау. Буген көндә Рауза апа кызы Әнисә гаиләсендә яши. Аның 7 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Шулай итеп, Рауза апа яхшы һәм матур тормыш алып бара.