Мин 1933 елның 10 декабрендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында тудым. Олы Кариле җидееллык мәктәбендә 7 классны тәмамладым. Олы Карамал урта мәктәбен 1952 елда тәмамлагач, казан Дәүләт педагогия институтының физика - математика факулҗтитына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамладым. Чаллы районы Биклән урта мәктәбендә 3 ел физика укыттым. Аннан үзебезнең Кама Тамагы районы Олы Салтык урта мәктәбенә физика- математика укыттым. 15 ел Олы салтык сигезьеллык мәктәбендә ди ректор булып эшләдем.
1941 ел. Быел мин 1 сентябрьдә беренче сыйныфка укырга барам. Мәктәпкә барырга барлык әйберләрем дә эзер. Җәйнең матур, кояшлы көне, 22 июнь иртәсендә без урам балалары рәхәтләнеп качышлы уйныйҗыз. Барыбыз да бәхетле, шат. Иртәнге сәгать 10. Авыл уртасында клуб каршында телеграмм баганасына урнаштырылган зур кара тәлинкә (авылда бердән- бер) радиодан кискен шомлы сигнал ишетелде һәм анда Левитанның (мин аның үскәч кенә исемен белдем) бөтен гомерем буена онытылмаслык шомлы тавыш белән сөйләгән хәбәре яңгырады. Сугыш башланган. Авылда эшкә яраклы ирләр- хатын- кызлар барысыда кырда эштә. Авылдагы үсмер егетләр алтарга атланып, кырга кешеләргә хәбәр итәргә чаптылар. Озак та үтмәде, бөтен халык авылга кайтты. Төштән соң авылдагы йортларның морҗаларыннан, мунчалардан төтен күтәрелеп чыкты. Сугышка китәчәк ирләргә ашарга төшләр пешереләр, мунча керәләр, кием- салым әзерлиләр. Беренче чакырылышка безнең авылдан 11 игә 23 июнь иртән сәгать 10.00 дә районга барып ңитәргә повестка килгән иде. Кичке якларга алар инде әзерләнеп бетеп, туганнары, авылдашлары белән саубуллашып, тальян нармун белән җырлап урам әйләндәләр. Сугыш башланган айларда һәркөн кемгәдер повестка килә. Тормыш йөге хатын- кызлар, үсмер егетләр җилкәсендә калды. Минем хәтеремдә сугыш башланган көн менә шулай калды һәм мин моны гомер буена оныта алмыйм.