Каримуллина Хөснури Нигъматулла кызы 1930нчы елның 26нчы июлендә Саба районы (хәзерге Теләче) Олы Нырсы авылында крестьян гаиләсенда дөньяга килгән.Каримулла улы Нигъматулла hәм Галәветдин кызы Маhикамал өчен, беренче көтеп алган балалары була. Бер-бер артлы гаиләләрендә тагын җиде бала туа. Аларның берсе Фәескан исемле кечкенә чагында үлә(чирләп).
Әтисе Каримуллин Нигъматулла 1941-1946нчы елга кадәр сугышның ахырына чаклы сугышып, сугыштан соң 1 ел Германиядә пленда була. Аның Каримуллин Гарифулла исемле абыйсы да сугыш кырларында үлеп Германиядә күмелеп кала, аның исеме хәтер китабында сакланып калган.
Җиде бала белән калган әниләре бер үзе көн көтәргә калган. Кечкенә Хөснури гаиләдә иң өлкән бала булу сәбәпле, аңа да тормышның ачысы-төчесе эләгә. Аңа матур балачак турында онытырга туры килә. Мәдрәсәдә 4 класс белем алганнан соң сугыш башлана. Ишле семьяда ачлык-ялангачлык башлана. Ул елларда беруч он табуы да кыенбулган.
11 яшендә үктөрле колхоз эшләре иген игү,чәчү, Лаеш урманнарында урман кисү эшләрендә катнаша. 19-20 яшендә авыр эшләрдән туеп, ул Казан шәhәренә килә hәм анда “вербоваться” ителеп Свердловский өлкәсенә эшкә китәләр. Андаачыкшахтагаэшкәкерәләр, уланда узе генәбулмый,анданемецлар, урыслар, татарлар, чувашлар да була. Тагынстройкада, тимерюллар төзүдәэшли. Шунда ул Разак улы Борисны очрата hәм алар кире үзләренең туган якларына - Саба районы Өчиле(Сүлә)авылына кайтып урнашалар. Өч бала үстерәләр, балаларын да үзем шикелле азапланмасыннар,дип шәhәргә жибәреп бетерә. Ире дә,үзе дә гомер буе тагышушы колхоз эшендә эшлиләр. Хөснури фермада бозаулар карый,кырык елдан артык стажы бар hәм пенсиягада шуннан чыга. Төрле колхоз эшләрендә дәэшли. Ире Борис тракторда, комбайнда эшли.
Каримуллина Хөснури Нигъматуллакызына 2007 елда«Ветеран труда» исемебирелә, 2009 елда «Ветеран Великой Отечественный Войны»удостоверениясе бирелә.