Туган көне,ае, елы: 01.05.1939.Туган урыны: Кукмара районы Шепшеңгәр авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.
Каюмова Гөлбикә Нәгыйм кызы Шепшеңгәр авылындаМөхәммәтнәгыйм һәм Бибизөһрә гаиләсендә өченче бала булыпдөньяга килә.Бөек Ватан сугышы башлануга әтисен сугышка алалар.Ул 1947 нче елда гына әйләнеп кайта. Сәламәтлеге какшаганбула. Хуҗалыкта булган авыр эшләрне башкару Гөлбикә апага һәманың олы абыйсы Салих җилкәсенә төшә.
- Кычытканлы аш, черек бәрәңге, алабута ашаулар әлесугыштан соң да шактый еллар дәвам итте. 60 нчы еллар башындагына тормышлар әзрәк рәтләнеп китте,-дип искә ала Гөлбикә апа.
Аңа бары тик 6 класс кына белем алырга туры килә. Тормышавырлыгы аңа укырга мөмкинлек бирмәгән. Ул фермага эшкә кереп,малларга су җылытып торучы, бозау караучы, сыер савучы булып эшләгән.Берничә елфермада тавыклар караган,соңрак “Нырты “совхозы пекарнясында ипи пешерүче булып1966 елда Олы Нырты авыл егете Хәмит белән тормыш корып җибәрәләр һәм 2кыз,1 ул тәрбияләп үстерәләр.