1925 елдның 18 ноябрендә Кукмара районы Казаклар авылында туа. Бу гаиләдә барлыгы сигез бала дөньяга килә. Саҗидәгә өч яшь булганда каты авырудан әниләре үлеп китә. Шулай ук ике абыйсы Герман сугышында үлеп кала.
Кыз бала, мәктәпнең өченче сыйныфын тәмамлап, Кукмара районы “Урал” колхозында эшли. Ул авырлыкларга бирешми, бервакытта да сыгылып калмый.
Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Иштуган һәм Курса урманнарында агач кисүдә катнаша. Свияжскида окоп казу, Иштуганнан күтәрәмләп чәчү орлыгы ташу, ат җигеп сука сукалау аны читләтеп үтми. 1947 елда Лесхоз бистәсендә яшәүче Габдерәүф белән гаилә коралар. Ул дөньяга берсеннән-берсе матур дүрт бала тудыра. Өч кыз: Равилә,Нурия, Нурания, һәм бер малай - Равил. Саба леспромхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. Кызы Нурания тәрбиясендә яши.
Кәбирова Саҗидә Фәсхетдин кызы тырыш хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек Җиңүгә 60 ел”, “Бөек Җиңүгә 65 ел” медальләре белән бүләкләнә.2012 елның 27 апрелендә каты авырудан соң вафат була, Лесхоз бистәсендәге яңа зиратка күмелә.