Кәлимуллин Зәйнулла Кәлимулла улы 1910 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка чакырыла. Рядовой. 74нче полкта хезмәт итә. Сугыштан кайткач “Кызыл байрак” колхозында кырчылык бригадиры һәм колхоз председателе булып эшләде. Дүрт медаль белән бүләкләнгән. 1978 елда вафат.
