Фронтка киткән ирләре,әтиләре,абыйлары һәм уллары белән беррәттән , тылда калган хатын-кызлар,картлар, балалар да җиңү көнен якынайту өчен бөтен көчләрен куялар.Түбән Кәчидә яшәүче Валентина Кондратьева да авылдашлары белән бергә колхоз кырларында алны-ялны белми хезмәт куя сугыш елларында.
Валентина Павловна 1924 елда Украинаның Хмельницкий районы Игнатовка авылында дөньяга килә. Әтисе, Түбән Кәчи егете,1921 елда дусты белән Украинага эшкә киткән була. Анда ул Екатерина исемле кызга өйләнә, ике балалары туа. Әмма туган якны өзелеп сагынган әти кеше 1932 елда гаиләсен үз нигезенә алып кайта.
Бөек Ватан сугышы башлаганда Валентинага 17 яшь була. Әтисе фронтка китә.Валентина Павловна әйтүенчә ,аның үзен дә фронтка җибәрмәкче булганнар,әмма белеменең бары дүрт класс кына булуы комачаулаган.1942 елда кызны тракторчы һөнәренә укырга Тәтешкә ,ә 1943 елда Казанга җибәрәләр.
-Хәзер кеше ышанмас та –Казанга җәяү йөри идек,-ди Валентина Павловна.Әле бит тамаклары ачлы –туклы,кияргә кием булмый,чабатадан йөриләр.
Сугыш елларында тимер атка утырган Валентина 1948 елгача тракторчы булып эшли.Эш сәгатьләре дигән төшенчә юк- кояш чыккач басуга китәләр,караңгы төшкәнче эшлиләр.Трактор утын ягып эшли.Кырның ике ягында да утын өемнәре тора.Биш тракторда ун кыз эшләдек,ди ветеран.
Сугыштан соң ул фермада бозау караучы,мәктәп интернатында төнге няня булып эшли.Хезмәт ветераны исеменә, берничә медальгә лаек була.Балалары Николай белән Нинаны тәрбияләп үстерә,инде оныклары, оныкчыклары байтак.
5 гыйнварда Валентина Павловнага 90 яшь тулды.Бу көнне аны котларга Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова килүгә сөенеп бетә алмады ул. Без ил өстенә төшкән авыр сынауларны үз җилкәсендә күтәрешкән фидакарь авылдашыбыз алдында баш иябез.
Ирина Павлова,
Түбән Кәчи мәктәбе укытучысы.
Әлки хәбәрләре,№6 (9084).
29 гыйнвар 2014 ел.