Корбанова (Бәдриева) Әминә Бәдертдин кызы 1932 нче елның 15 нче мартында Саба районы Төбәк авылында Бәдертдин абый белән Шәмсебәдәр апаның өч балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән.Әтиләре, олы яшьтә булусәбәпле, сугышка алынмый. Ләкин Бәдертдин абый бер минут та өйдә тормый.Совхозда нинди эштә ирләр кулы кирәк-ул шунда. Бу елларда сугыш өчен атлар әзерләү – өйрәтү булган. Бәдертдин абый төрле шартларда йөрергә атлар өйрәткән. Бервакыт ул шул өйрәтүләр вакытында кулын имгәтеп кайта.Әминә апага 9 яшьләр чамасы вакытта әнисе үлеп киткән. Шушы көннән алар гаиләсе авыр сынауларга түзеп яши башлый. Авылның әле бер, әле икенче йортына өчпочмаклы хатлар килә. Бу авыр елларда авылдагы бала – чага, карт – коры, хатын – кызлар нинди генә авыр эшләр эшләмиләр: урман кисү, окоп казу, урак уру, ат белән җир эшкәртү, ерак җирләрдән утыртырга орлыклар ташу –берсе дә калмый. Эшләгән өчен бер телем икмәк, берничә уч он биргәннәр. Әминә апа үзенең кечкенә энесен карап үстергән,чөнки апасы Казанга эшкә дип чыгып киткән. Өйдә эш күп булу сәбәпле, Әминә апаның белем алырга да мөмкинлеге булмаган. 10 яшендә ул совхозда кул белән башкарыла торган көче җитәрлек барлык эшләрдә дә катнашкан. Ә инде 16 яшендә, атлы арбалар көз көне басудан амбар алдына икмәк ташый башлагач, алар икмәк суыру машинасын кул белән әйләндерә торган булалар. Басуда утау утау(бу җирләр икмәк чәчү өчен файдаланыла), урман кисү, амбар алдында икмәк чистарту кебек эшләрнең берсеннән дә читтә калмый ул. Амбар алдында эшләгәндә, бер кулы кысылып гарип булып калган һәм бик озак эшкә яраксыз булып йөргән. Ләкин Әминә апа авырлыклар алдында югалып калмаган, үзенең хезмәт юлын ат караучы буларак дәвам иткән һәм, лаеклы ялга чыкканчы, шушы эшен җиренә җиткереп башкарган. 1954 нче елда 23 яшендә Хәкимулла исемле Төбәк егетенә кияүгә чыккан һәм 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.Тормыш авырлыкларына бирешмәгән Әминә апа бала югалту ачысын да татый.Өченче балалары Сәлим үзенең тракторы астында кала. Әминә апа хәзергесе көндә төпчек улы Хәлим һәм килене Зәйтүнә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.