Кәримов Әсәдулла Кәримулы 1911 елда Иске Әнҗерә авылында туган.
1921 елдагы ачлык чорында аларның гайләсе Себер ягына киткән.
Әсәдулла Кәрим улы Төмәндә, Горький якларында, Ленинградта вербовка килешүләре белән эшли.
1939 елдан өч ай фин сугышында катнаша.
1941 елда фронтка алына. Ел ярым Курск оборонасында тора. Бер тапкыр аңа сигез тәүлек тоташ сугышта булырга туры килә.
Дан ордены, Батырлык өчен медале белән бүләкләнгән ул.
Сугышларның берсендә авыр яралана-янындарак кына снаряд шартлый. Шуның сәбәбеннәндер ул сукырлыктан интегә.
“ Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.