Крылова Лидия Кузьминична 1920 елда Казан губернасы Спас өязе Иске Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туган, медицина хезмәткәре. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның июненнән августына кадәр 391 нче дивизиянең медицина санитар батальоны составында санинструктор булып хезмәт итә. Сугыштан соң Хузангай участок хастаханәсендә кече шәфкать туташы булып эшли. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен баш табибның Рәхмәт хатлары белән күп тапкырлар бүләкләнә. 2002 елда вафат.
#ЖенскоелицоПобеды
