Курамшина Сания Мингәрәй кызы 1932 елның 6 октяберендә Арча районы Чөмә-Елга авыландатуа.Ул гаиләдә беренче бала булып туа. Шуңа күрә әтисе сугышка киткәч, хуҗалыктагы барлык эш һәм әнисенә ярдәм итү аңа кала. Ул сеңлесен алып урманга ботаклар җыярга бара. Көн саен берничә мәртәбә урманга барып, кышка җитәрлек вак-төяк утын әзерли. Әнисе фермада эшли, бозаулар карый. Әнигә авыр була дип, анда да йөгереп булышып кайта. 9 яшендә ул иртә белән берничә дәрескә барып кайтканнан сон, Сикертән авылында тегү фабрикасында, ул вакытта артель дип йөртелә, шунда эшкә бара. Анда сугыш өчен бияләйләр тегә.
Ул елларны кием-салымга мохтаҗ булу сәбәпле, кул астындагы бишмәт, иске шәл һәм җәй өчен, кыш өчен дә бер булган чабата белән үткәргән яңгырлы, җилле һәм буранлы Сикенртән юлларын .
Әтисе яраланып сугыштан кайта һәм озак тормый вафат була. Ул хәзер укуын туктата һәм колхозга эшкә керә. Урган җирдән төшеп калган башакларны чиләк белән җыя, бозау карый. Сугыш еллары Сания апа өчен бик авыр еллар була.
Хәзерге вакытта ул кечкенә кызында, кияве тәрбиясендә Курсабаш авылында яши. Тормышлар ямьле, су агып тора, өйләр җылы дип шөкерен әйтә. Яшьләргә зәңгәр, аяз күк, тынычлык һәм сәламәтлек тели.