Вера Михайловна күп балалы гаиләдә 1924 елны туып-үскән. Тормыш авыр булса да, сигезьеллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган.
Сугыш елларында аңа урман кисүдә эшләргә туры килгән. Авылдашлары белән бергә Тәтеш районына окоп казырга җибәргәннәр. Әнә шулай сугыш елларының барлык ачысын-төчесен үз җилкәсендә күтәргән. Вера Михайловнаның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннары озак еллар хуҗалыкта эшләгән, ләкин иртә вафат булган.
Ә сугыштан соңгы елларда Вера Михайловна 27нче ат заводында секретарь вазифасын башкара. Ул эшләгән чорда совхозда берничә директор алышынган. Юбилее уңаеннан аларның кайберләре Вера Михайловнаны онытмыйча, җылы котлаганнар. Олы кешенең аздан да күңеле булганлыктан, ул аларга чын күңелдән рәхмәт әйткән..
Хәзерге вакытта ул кызы Людмила белән яши, оныклары һәм оныкчыклары да дәү әниләрен онытмыйлар.