(1922-1965)
Авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Көек башлан гыч мәктәбен тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елны Кызыл Армиягә чакырыла. Мәскәү дән Румыниягә кадәрге сугыш юлын узган, Япониягә каршы сугышта катнаша. 1946 елны авылга кайта. “Батырлык өчен ”, ”Венгрияне азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнелгән. Спас районын Көек авылында җирләнел гән.
(фотода сул якта басып торучы Латыйпов Мотыйгулла. Фото артындагы язу: “Истәлек өчен Казакова Гайшәгә. Саклагыз , җуймагыз. 1945 ел Румыния”)