Латыйпов Зиннәт Фәсахетдин улы 1927 елның 24 мартында Яңа Чаллы авылында колхозчы гайләсендә туган.
Авыл мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлаган җәйдә Зиннәт Латыйпов сука, печән җыю, көлтә ташу эшләрендә катнаша башлый.
1942 елда аны ФЗО-га укырга җибәрәләр. Әмма анда озак укырга туры килми, ул Армия сафларына мобилизацияләнә һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый.
1944 елның октябрендә ул көнчыгышка озатыла, күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша.
1945 еоның мартында яңадан Ерак Көнчыгышка кайтарыла. Шушы елның сентябрь-октябрь айларында Мильково, Харбин шәһәрләрендә японнарга каршы сугыша.
1948 елда гына демобилизацияләнә.
Күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.